Театр-педагогик проекты 2025
Катнашыр өчен гаризаларны 20 майга кадәр кабул итәбез
Татарстан авыл һәм бистәләре укучылары социаль театр эшлеклеләре белән бергәләп үз-үзләре, хыяллары һәм борчулары турында спектакль иҗат итә.
Спетакльләрне алар башта әти-әниләре һәм укытучылары алдында туган якларында, ә соңыннан Казанда профессиональ сәхнәдә уйнаячак.
Гаризаларны без татар, рус телләрендә һәм ике телдә укыта торган мәктәпләрдән кабул итәбез.
ПЕРЕЙТИ НА РУССКОЯЗЫЧНУЮ СТРАНИЦУ ПРОЕКТА
этапЛАР
Эш тәртибе нинди?

Проектта катнашыр өчен Татарстан авыл-бистәләреннән мәктәпләр эзлибез. Гариза юлларга телисез икән, АНКЕТАНЫ 2025 ЕЛНЫҢ 20 МАЙНА КАДӘР ТУТЫРЫП ҖИБӘРҮЕГЕЗНЕ СОРЫЙБЫЗ.

Май ахыры

Иҗади төркемебез үз эшен авылларга барудан башлап җибәрә; анда театр педагоглары укучы-укытучылар белән танышачак. Бергәләп без киләчәк спектакльләр өчен нигез була алырлык темалар табабыз, эш методларын төгәлләштерәбез.

1–10 июнЬ

Мәктәп лагерьларында эшлибез: катнашучы укучылар проект авторлары белән берлектә спектакль эскизларын иҗат итә.


Спектакльләрне ул иҗат ителгән төбәктә укытучыларга, яшьтәшләргә, ата-аналарга, гомумән, карарга теләгән бар кешегә күрсәтәбез.

13–14–15 июнь

Проект барышында иҗат ителгән өч спектакльне Казанга алып барып, MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтәбез

МЕТОД
Спектакльләрне ничек иҗат итәбез?
Рәссамнар һәм укытучылар төркеме мәктәп лагерьлары эше вакытында Татарстанның өч авыл мәктәбенә юл тотачак. Һәр лагерьда катнашучы үсмерләр белән берлектә спектакль эскизын иҗат итәбез, димәк, барысы өч эскиз дөнья күрәчәк. Спектакльдә яшүсмерләр үзләре, хыяллар һәм борчулары турында сөйлиячәк.
Спектакльләр Россиядә, бигрәк тә — Казанда популярлык казанучы юнәлеш — «шәһәрлеләр театры» методлары ярдәмендә әзерләнәчәк. Бу — профессионал булмаган актерлар катнашында профессиональ театр.

Мондый спектакльләр Россия мәдәниятында мөстәкыйль тавышы булмаган кешеләргә фикер белдерү, аны ишеттерү мөмкинлеген тәкъдим итә.
«Шәһәрлеләр театры» методлары шәхесне, коммуникативлык күнекмәләрен, күзаллау, аңлылыкны үстерүгә юнәлтелгән театраль уеннарны үз эченә ала. Уеннар нәтиҗәсендә укучылар үзләрен сүз һәм гамәл белән белдерә торган кыска гына күренешләр барлыкка килә, ә режиссер мондый күренешләрдән спектакль иҗат итәчәк.

Казанда MOÑдагы Шәһәрлеләр театры турында тулырак:
Анкета
Мәктәп исеменнән гаризаны ничек юлларга?
Катнашыр өчен гаризаларны 20 майга кадәр кабул итәбез. Проектта катнашу/катнашмавы турында карарны без сезгә 30 майдан дә калмыйча хәбәр итәрбез.
ГАРИЗА НИНДИ МӘКТӘПТӘН ЮЛЛАНЫЛА?
 
МӘКТӘП ГАРИЗАСЫН КЕМ ТУТЫРА?
 
 
Нажимая на кнопку, вы даете согласие на обработку персональных данных и соглашаетесь c политикой конфиденциальности.
Гаризаны тутырган вакытта техник проблемалар килеп чыкса, @odin_nadin телеграмына мөрәҗәгать итүегез сорала. Оештыру сораулары буенча mon@zhivoygorod.io почтасына язарга мөмкин.
авторлар
Проект авторлары кем?
«ЖИВОЙ ГОРОД» ФОНДЫ ҺӘМ MOÑ ТЕАТР МӘЙДАНЧЫГЫ ТӨРКЕМЕ

«Шәһәрлеләр театры» белән өчен сезон эшлиләр. «Алтын битлек» премиясенең күп тапкыр номинантлары һәм премиягә лаек булучылар. Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләренең катнаушчылары.
тарих
проектлар 2023-2024

Проект быел инде икенче тапкыр узачак. «Видимо-Невидимо» кысаларында 2023нең яз-җәендә иҗат ителгән спектакль эскизлары турында сылтама буенча тулырак мәгълүмат укырга, фотоларны карарга мөмкин.

Яңа Чечкаблар, Новотроицкое, Киять
Нуринер, Ципья, Бурбаш
Проект Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Живой город» Фонды тарафыннан тормышка ашырыла.
«Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте (гаҗ) грантын файдаланып