Проектта катнашыр өчен Татарстан авыл-бистәләреннән мәктәпләр эзлибез. Гариза юлларга телисез икән, АНКЕТАНЫ 2024 ЕЛНЫҢ 25 МАЙНА КАДӘР ТУТЫРЫП ҖИБӘРҮЕГЕЗНЕ СОРЫЙБЫЗ.
Театраль педагогларның укытучылар һәм укучылар белән танышу онлайн-очрашуларын үткәрәбез. Булачак спектакльләр өчен темалар эзлибез, эш методларын төгәлләштерәбез.
Мәктәп лагерьларында эшлибез: катнашучы укучылар проект авторлары белән берлектә спектакль эскизларын иҗат итә.
Спектакльләрне ул иҗат ителгән төбәктә укытучыларга, яшьтәшләргә, ата-аналарга, гомумән, карарга теләгән бар кешегә күрсәтәбез.
Проект барышында иҗат ителгән өч спектакльне Казанга алып барып, MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтәбез
«Шәһәрлеләр театры» белән өчен сезон эшлиләр. «Алтын битлек» премиясенең күп тапкыр номинантлары һәм премиягә лаек булучылар. Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләренең катнаушчылары.