2024

«Видимо-невидимо» — это театрально-педагогический проект, в рамках которого школьники сел Татарстана создают спектакли вместе с деятелями социального театра — о себе самих, своих мечтах и тревогах.
В 2024-м году в проекте принимают участие 3 школы Балтасинского района — из сел Нуринер, Бурбаш и Ципья. Творческие команды работали на осенних каникулах, и теперь показывают получившиеся спектакли зрителям — сначала родителям, педагогам и одноклассникам у себя дома, а 3 ноября и на театральной площадке MOÑ в Казани.

«Видимо-невидимо» — театраль-педагогик проект, аның кысаларында Татарстанның төрле авыл мәктәпләре укучылары иҗтимагый театр эшлеклеләре белән үз-үзләре, хыяллары, борчулары турында спектакльләр иҗат итә.
Агымдагы ел проектында Балтач районының 3 мәктәбе – Нөнәгәр, Бөрбаш һәм Чепья авылы мәктәпләре катнаша. Иҗади төркемнәр көзге каникулларда тырышып эшләде, һәм алар әзер спектакльләрне тамашачыларга — башта туган авылларында ата-аналар, мөгаллимнәр һәм классташларына, ә 3 ноябрьдә Казанда MOÑ театр мәйданчыгында да күрсәтергә әзер.
РЕГИСТРАЦИЯ / теркәү:
3 ноября 11:00
ИШЕТ МИНЕ / Услышь меня
Спектакль, созданный со школьниками села Нуринер
(показ пройдет на татарском языке)
Слушать — не означает услышать. Быть увиденным — не значит быть узнанным. Тебя видят, но не узнают.

«Ишет мине» — это призыв к вниманию и пониманию, напоминание о том, как важно быть услышанным в мире, полном ожиданий и сомнений.
Как же правильно слышать?

Это искусство, которое некоторые люди постигают интуитивно, некоторые черпают из жизненного опыта, а некоторые не узнают никогда. Вам выбирать, какими «некоторыми» вы хотите быть в этой жизни.
3 ноябрь 11:00
ИШЕТ МИНЕ / Услышь меня
Нөнәгәр авылы мәктәбе укучылары белән берлектә иҗат ителгән спектакль
(татар теле)
Тыңлау ул әле ишетү түгел. Күрү ул әле аңлау түгел. Сине күрәләр, ләкин аңламыйлар.

«Ишет мине» — игътибарлы булу һәм аңлауга өндәү, икеләнү һәм һәрвакыт нидер көтү белән тулы дөньяда үзеңне башкаларга ишеттерү әһәмиятен искә төшерү.

Ни рәвешле ишетергә өйрәнергә?
Мондый осталыкка берәүләр интуитив рәвештә төшенә, икенчеләрне тормыш өйрәтә, кемнәрдер әлеге сәләттән гомер буена мәхрүм. Кайсы «кемнәр» булырга — бары сезгә сайлыйсы.
Photo by Jacob
Photo by Kolya
Photo by Oliver
Photo by Leo
Photo by Paul
Photo by Lea
Photo by Fabrice
Photo by Adam
Photo by Arnaud
Photo by Leopold
3 ноября 16:00
УЕН? / ИГРА?
Спектакль, созданный со школьниками села Ципья
Как формируется сообщество? Предположим, оно создается вокруг чего-то общего для всех, вокруг какой-то цели. Будь то спектакль, например, или любая другая командная игра. При этом, совершенно неважно театр это или волейбол. Важно то, чтобы люди осознавали, что они делают и желательно получали удовольствие от процесса. Тогда получится действительно какая-то живая ситуация, верно? Как же всем договориться, ради чего ведется эта игра и что тут важнее ее процесс или исход? Но штука в том, что пока не проживешь, этого не узнаешь.

На протяжении спектакля зрителям и участникам предложено поиграть. Для этого зрители займут трибуны, а участники - свои позиции на поле. Кстати, это совсем не значит, что зрителям нельзя будет включиться в игру. Во время спектакля-матча участники, будут давать пас, атаковать и отбивать атаку. А исход матча будет зависеть только от того, сложится ли общий разговор? Матч - это аллегория жизни. Как нам всем вместе и каждому человеку в отдельности, жить играть так, чтобы не проиграть. Как договариваться, чтобы игра была честной?
3 ноябрЬ 16:00
УЕН? / ИГРА?
Чепья авылы мәктәбе укучылары белән берлектә иҗат ителгән спектакль
Бердәмлек нәрсә ул? Аны кайда табарга була? Кешеләр бергә җыелганда, әлбәттә.
Театрмы ул, ә бәлки, волейбол — иң мөһиме, кешеләр бергә бер максатка таба баралар. Бергә рәхәт. Ә бердәм булганда, уртак максатка ирешү җиңелрәк. Волейбол һәм тормыш бик охшаш. Әйдә, уйныйбызмы бергә?

Спектакль барышында тамашачы һәм катнашучыларга уен уйнарга тәкъдим ителә. Тамашачылар трибуналарда, катнашучылар үзләренең кырдагы позицияләрендә урын ала. Болай урнашу тамашачыларга уенда катнашу тыела дигән сүз түгел. Спектакль-матч барышында катнашучылар пас бирәчәк, һөҗүмгә күчәчәк һәм һөҗүмне кире кайтарачак. Матч нәтиҗәсе исә гомуми сөйләшүнең оешып чыгу дәрәҗәсенә бәйле. Матч – тормышка аллегория. Барыбызга бергә һәм аерым-аерым һәрберебезгә җиңелүгә дучар булмыйча ничек уйнарга. Уен гадел барсын өчен үзара ничеккилешергә?
3 ноября 19:00
СӨЙЛӘ / ГОВОРИ
Спектакль, созданный со школьниками села Бурбаш
Мы назвали наш спектакль — «Сөйлә» (тат. «говори»), потому что поняли, как важно научиться говорить. Говорить «нет». Говорить «да». Открыто говорить о своих чувствах. Честно высказывать свое мнение. Говорить друг с другом. Говорить с самим собой. Но что делать, если тебя не научили этому? Что делать, если среда в которой ты растешь, не готова тебя услышать? Или ты боишься быть высмеянным?

Мы решили начать с простого. Послушать свое тело и попробовать рассказать о волнующих темах через танец, жест, взгляд.

В спектакле принимают участие 13 учеников Бурбашской школы. Возможно, кто-то из них даже будет говорить.
3 ноябрь 19:00
СӨЙЛӘ / ГОВОРИ
Бөрбаш авылы мәктәбе укучылары белән берлектә иҗат ителгән спектакль
Спектаклебезне «Сөйлә» дип атадык, чөнки сөйли, әйтә белергә өйрәнүнең гаять әһәмиятле икәненә төшендек. «Юк» дияргә. «Әйе» дияргә. Хисләрең турында ачыктан-ачык сөйләргә. Фикереңне ихластан белдерергә. Бер-берең белән гәп корырга. Үз-үзең белән серләшергә. Сине боларга өйрәтмәгәннәр икән — нишләргә? Яши, үсә торган мохитең сине ишетергә әзер түгел икән — нишләргә? Я булмаса көлкегә калырга куркасың икән?

Гади нәрсәләрдән башлап карарга хәл иттек. Тәннәребезне тыңлап, борчыган темалар турында бию, ишарә, карашлар аша сөйләп карарга булдык.
Спектакльдә Бөрбаш мәктәбенең 13 укучысы катнаша. Бәлкем, кайберләре сөйләшәчәк тә.

С использованием гранта ПАО «Татнефть»