Инде сигезенче ел рәттән һәр җәйне Казанда «Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе эшләп килә. Заманча театр, сәхнә теле кебек төшенчәләрне киңәйтеп, без театрны шәһәр территориясенә алып чыгабыз.

Быелгы лаборатория «Театр горожан» шәһәр кешеләре театрына багышланган.
Елдан артык инде — «Живой город» фонды театр аша Казандагы төрле берләшмәләр белән таныша һәм таныштыра. Лаборатория көннәрендә дә без казанлылар белән бергә берничә проект эшләргә җыенабыз.

Бу биттә «Казан укытучылары» эскизына кагылышлы мәгълүмат урнаштырылган.
Лаборатория 1-13 июнь көннәрендә үтә.
Эскизлар 12 һәм 13 июньдә күрсәтеләчәк.
КАЗАН УКЫТУЧЫЛАРЫ
Эскиз командасы:
Елена Калаганова, Йолдыз Миңнуллина, Динә Сафина

Безнең теләгебез — Казан укытучылары катнашачак һәм Казан укытучыларына багышланачак спектакль әзерләү. Спектакльнең идеясе укытучылар белән танышып аралашудан туарга тиеш. Без үз тарихы, үз күзаллаулары белән бүлешергә әзер укытучыларны эзлибез.

Сез шундый укытучыларның берсе булсагыз, түбәндәге гаризаны тутырыгыз

яисә проект турында таныш укытучыларыгызга сөйләгез.


>> ПРОЕКТТА КАТНАШЫРГА ӘЗЕР УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН АНКЕТА-ГАРИЗА

КАЗАН УКЫТУЧЫЛАРЫН СПЕКТАКЛЬ ӘЗЕРЛӘРГӘ ЧАКЫРАБЫЗ
«Живой город» фонды Казанда эшләүче мәктәп укытучыларын спектакль әзерләргә чакыра. Спектакльнең каралама варианты «Город АРТ-подготовка: Театр горожан» театраль лабораториясе кысаларында эшләнәчәк. Лаборатория 2—13 июнь көннәрендә үтә.

Эскизда катнашу өчен һичнинди махсус әзерлек кирәкми. Команда белән очрашулар һәм репетицияләр катнашучыларга уңайлы вакытка көйләнәчәк.

Проектта катнашырга әзер укытучылар өчен без кыска гына анкета-гариза әзерләдек.
Анкета сорауларына җавап бирегез, һәм мөмкинлегегез булса, таныш укытучыларыгызга да җибәрегез.

Анкеталар 2021 елның 2 июненә кадәр кабул ителә.
Эскизлар 12 һәм 13 июньдә күрсәтеләчәк.